ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Төнлә Казанда булган янгында алты кешенең гомере өзелгән

 

Бүген төнлә Казанда шәхси йортта чыккан янгында алты кешенең гомере өзелгән. Фаҗигадә өч бала һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. 

 

Авиатөзелеш районындагы Пестель урамында шәхси йорт януы турындагы хәбәр коткаручыларга төнге 11 сәгать 33 минутта килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләр алты минуттан вакыйга урынына килеп җитә. Алар йорт эченнән 64 һәм 31 яшьлек хатын-кыз, 33 яшьлек ир-ат, 9 һәм 11 яшьлек малайның, 9 айлык кыз баланың мәетен таба

 

52 минуттан соң янгын сүндерелә. Янгын сүндерүдә 46 кеше һәм 13 берәмлек техника катнаша.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр