ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан Президенты Россиянең ИХО каршындагы Даими вәкиле Рамазан Абдулатыйпов белән очрашты

 

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Даими вәкиле Рамазан Абдулатыйпов белән очрашты, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.


Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда яклар Россия белән ислам дөньясы арасындагы һәр яклы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Аерым алганда, сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге багланышларны киләчәктә үстерү адымнары турындагы мәсьәләләр каралды.


Искәртәбез, Рамазан Абдулатыйпов Казанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммитында катнашу өчен килде.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр