ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

2019 елда Ага Хан архитектура премиясе финалчыларының исемлегенә Казан проекты да кергән

 

2019 елда Ага Хан архитектура премиясе финалчыларының исемлегенә Татарстан Республикасының җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы – Казан проекты да кергән, ул – 20 шундый проектның берсе. Бүген бу хакта «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында премия директоры Фаррок Дерахшани хәбәр итте, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.


Ага Хан архитектура премиясе – архитектура өлкәсендәге иң күптәнге һәм эре бүләкләрнең берсе. Экспертлар жюрие төрле проектларны сайлап ала – төзекләндерү программаларыннан алып «яшел» күп катлы йортлар төзүгә кадәр – архитектура ягыннан кыйммәте булуы белән бергә, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүне дә исәпкә алып. Премия архитекторларга, шәһәр администрацияләренә, төзелеш командаларына, заказчыларга, төрле эш осталарына, инженерларга бирелә.


«Казан Экспо»да Рөстәм Миңнеханов Ага Хан премиясенә багышланган махсус күргәзмәне карады. Татарстан Республикасы Президентына премия тарихы турында сөйләделәр. Быел сентябрь аенда архитектура өлкәсендә Ага Хан халыкара премиясен җиңүчеләргә тапшыру тантанасы узачак.  

 

«Безнең өчен Ага Хан архитектура премиясе исемлегенә керү һәм аны кабул итү зур мәртәбә. Конкурс кысаларында башкарылган бөтен нәрсә кешеләр файдасына. Җәмәгать киңлекләре – без яши торган тирәлек. Бөтен дөньяда мондый проектлар күп гамәлгә ашырыла», - диде Рөстәм Миңнеханов. 


Ага Хан архитектура премиясе 1977 елда гамәлгә куелган, максаты – төп составы мөселман кешеләре булган җирле җәмәгатьчелекнең ихтыяҗларын канәгатьләндерүче проектларны эзләү.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр