ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын котлады 

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быелгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләрен котлады. Аларның исемнәре Илһам Шакиров исемендәге концерт залында Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган тантаналы чарада рәсми рәвештә игълан ителде, дип хәбәр итә "Татар-информ".

 

"Барыгызны да Туган тел көне, Габдулла Тукайның туган көне белән чын күңелдән котлыйм! Исәнлек-саулык, уңышлар телим. Рәхмәт монда килүегез өчен!" - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты. 

 

"Бәйрәмне матур итеп үткәрергә кирәк. Шушы концерт залында беренче тапкыр бәйрәм уздырабыз. Республикада әле андый зал юк иде, үзегез бәяләрсез, уңай булганмы, кайсы җирен нишләтергә. Халык аэропортка Габдулла Тукай исеме кушты, шушы залга Илһам Шакиров исеме бирелде. Хәерле сәгатьтә! Рәхәтен күрергә насыйп булсын!" - диде Миңнеханов. 

 

"Габдулла Тукай премиясе лауреатларын чын күңелдән котлыйм. Киләчәктә дә матур әсәрләр иҗат ителер дип өметләнәм", - диде Президент. 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр