ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Россия парламентаризмы көне белән котлады

 

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия парламентаризмы көне уңаеннан котлавы

 

"Хөрмәтле татарстанлылар! Сез­не Россия парламентаризмы көне белән котлыйм. Бу истәлекле дата илебездә парламент де­мократиясенә нигез салган тарихи вакыйга уңаеннан билгеләп үте­лә. Нәкъ менә 1906 ел­ның 27 апрелендә законлы вәкаләтләр би­релгән беренче халык вәкиллеге институты – Россия Империясе Дәү­ләт Думасы үз эшен башлап җибәрә.

 
Шул чордан соң гасырдан артык вакыт узган. Дәүләт хаки­миятенең закон чыгару һәм баш­карма тармак­ларга бүленүе, парла­мент­ның әһә­миятен арттырып, сәяси һәм иҗт­и­магый мөнәсәбәтләрнең яңа системасын барлыкка китерүгә куәтле этәргеч бирде, тор­мышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде. Хә­зерге вакытта Россия Федерациясе Федераль Җыелышы, дәүләт хаки­миятенең региональ закон чыгару, вәкиллекле һәм җирле үзидарә органнары күпмилләтле Россия дәү­ләтенең демократик хокукый үсеш гаранты булып тора.

 
Татарстанның яңа дәүләтчелек елъязмасында парламентаризм ыша­нычлы адымнар белән чирек гасырлык чикне узды. Аның тарихы халык хакимиятенең төп принципларына турылыклы булуны, демократия юлыннан эзлекле алга баруны раслый. Республика дәүләт хакимиятенең югары вәкиллекле, закон чыгару органы эшчәнлеге шәхеснең һәрьяклап үсеше, гражданнарга лаеклы яшәү шартлары тәэмин итү өчен уңайлы хокукый мохит булдыруга юнәлтелгән. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының алдынгы карашлары һәм төпле фикерләре мөһим социаль-икътисади реформаларга юл күр­сәтә, җәм­гыятьтә ты­ныч­лыкны һәм татулыкны ныгытуга этәр­геч бирә. Россия Фе­дерациясе Федераль Җые­­­лышының ике палатасында да Татарстан вә­кил­ләре белән тыгыз элемтәдә булып, без­нең парламен­та­рий­лар эзлекле һәм принципиаль рәвештә республика һәм аның күп­мил­ләтле халкы мән­­фәгать­ләреннән һәм заман та­ләп­лә­рен­­нән чыгып эш итәләр, җәм­гыятьтә ха­кимият­нең барлык тармаклары һәм органнарының үза­ра нәтиҗәле эш­чәнлегенә йогынты ясыйлар. Аеруча әһә­миятле закон проектлары алдан тикшерүгә чыгарыла, шул рәвешле алар иҗти­магый оешма­лар­ның, сәя­си партия­ләрнең һәм эксперт җәмгыять­ләр­нең фикерлә­рен исәп­кә алып кабул ителә.


Татарстан өчен 2019 ел – борылыш чоры. Сентябрь аенда ук алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары сайлана. Ышанам ки, рес­публика халкы югары граждан активлыгы күрсәтер һәм иң лаеклы кандидатларга үз тавышын бирер. Татарстан парламентында сайлаучылар мәнфәгать­ләрен кемнең яклавы гына түгел, алга таба республикада вәкиллекле халык хакимиятенең иң яхшы традицияләрен дәвам итү, хокукый сис­теманың тотрыклылыгы һәм җәмгыятьтәге татулык та сайлауга карата сезнең җаваплы мөнә­сәбәтегезгә бәйле.


Чын күңелдән барлык татарстанлыларны Россия парламентаризмы көне белән котлыйм. Илебез һәм республикабыз тормышында актив катнашуыгызны, яңа һөнәри казанышларга ирешүегезне телим. Исән-сау, бәхетле һәм имин булыгыз!" – диелә котлауда.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр