ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан Президенты Төрекмәнстан милли бәйрәмендә – Ахалтекин юргасы көнендә шәрәфле кунак булды

 

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан милли бәйрәмендә – Ахалтекин юргасы көнендә шәрәфле кунак буларак катнашты. Бәйрәм күңел ачулары кысаларында Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов Рөстәм Миңнехановны Төрекмәнстан халык гамәли сәнгате күргәзмәсе белән таныштырды. Бәйрәм профессиональ һәм халык иҗат коллективлары чыгышлары, атта килеш гимнастика һәм акробатика күнегүләр башкару белән башланып китте һәм бәйрәмнең кульминациясе Төрекмән юргасы бәйрәменә багышланган ат чабышлары булды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.


Бәйрәм мәйданында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов арасында рәсми очрашу узды. Очрашуда «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «КЭР-Холдинг» УК ҖЧҖ генераль директоры Хамис Махъянов катнашты. 


Рөстәм Миңнеханов башта Гурбангулы Бердымөхәммәдовка Төрекмән юргасы көненә чакырулары өчен рәхмәт белдерде: «Бу тантана бик популярлашты һәм халыкара статуска иреште. Безнең тугандаш халыклар тирән тарихи рухи-мәдәни багланышлар һәм уңышлы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр белән бәйләнгән. Татарстанлылар исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Россия белән Төрекмәнстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлгән Татарстан-Төрекмәнстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә күрсәткән ярдәмегез өчен зур рәхмәт әйтәсем килә».  


Аннары Татарстан Республикасы Президенты һәм Төрекмәнстан Президенты киләчәк икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. «Безнең илләр арасында товарлар күләмен һәм номенклатурасын арттыру өчен зур потенциал бар. Киләсе айда Казанда Татарстан-Төрекмәнстан эш төркеме утырышын уздыру планлаштырыла. Бу очрашу безнең сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеккә яңа этәргеч булыр», - диде Рөстәм Миңнеханов.  


Гурбангулы Бердымөхәммәдов якларның үзара файдалы мөнәсәбәтләрен үстерү потенциалы зур булу белән килеште. Аерым алганда, Төрекмәнстан «КАМАЗ» белән хезмәттәшлектән бик канәгать. Шулай ук Төрекмәнстан Президенты «Татнефть» компаниясе белән хезмәттәшлекне дә югары бәяли.   

Яклар билгеләп үткәнчә, икътисадый хезмәттәшлектән тыш, мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәсендә дә Татарстан-Төрекмәнстан мөнәсәбәтләрен үстерү мөһим. Татарстан Президенты быел октябрьдә – Татарстанда Төрекмәнстан мәдәнияте көннәрен, ә киләсе елның апрелендә Төрекмәнстанда Татарстан мәдәнияте көннәрен үткәрергә тәкъдим итте.

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр