ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

2018 елда «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларыннан Антальягә 300 меңгә якын турист килгән

 

2018 елда «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларыннан Антальягә 300 меңгә якын турист килгән. 2019 елда аларның саны тагын да артачак. Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. 

 

«Татарстанны алсак, биредә «Казан» һәм «Бигеш» аэропортлары эшли. Шулай ук чартер рейслары да бар. Эш шунда ки, Татарстан халкы әлеге аэропортлардан гына файдаланмый. Кемдер Мәскәүдән һәм башка шәһәрләрдән килә, шуңа күрә вазгыятьне күзәтү кыен. Әмма шуны әйтергә мөмкин: 300 меңгә якын турист Анталья һәм Даламанга «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларыннан килде», - дип хәбәр итте дипломат. 

 

Моннан тыш, Генераль консул хәбәр иткәнчә, быелның апреленә булган мәгълүматларга караганда, Төркиягә турпакетларның 30 процентын Россия туристлары сатып алган. 2019 елда Россиядән Төркиягә туристлар агымының тагын да артуы көтелә, диде ул. 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр