ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда балаcы белән юл аша чыгып барганда машина бәрдергән хатын исерек булган 

 

Казанда бала белән юл аша чыгып барганда чит ил машинасы бәрдергән хатын-кыз исерек булган. Бу хакта Татарстанның ЮХИДИ идарәсе хәбәрендә әйтелә.

 

Әлеге вакыйга шимбә көнне булды. Башкаланың Назарбаев урамында  тиешле булмаган урында юл аркылы чыгып барганда хатын-кыз этеп барган бала арбасын машина бәрдереп китә. 58 яшьлек хатын-кыз зыян күрмәгән, 2 яшьлек кыз баланы исә хастаханәгә алып китәләр.

 

Медицина ярдәме күрсәтелгәч, сабыйны хастаханәдән чыгаралар. Хатын-кызга карата исә юлда йөрү кагыйдәләрен бозган һәм балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча вазифаларны үтәмәгән өчен административ материаллар төзелгән.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр