ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан Президенты мәктәп һәм бакчаларда янгын иминлеге торышын тикшерергә кушты

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гомуми белем мәктәпләрендә һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә бәйле рәвештә берничә йөкләмә бирде, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

 

Рөстәм Миңнеханов тиешле хезмәтләргә һәм ведомстваларга гомуми белем мәктәпләрендә һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгын тикшереп торырга кушты. Бигрәк тә агач корылмаларга аерым игътибар биреләчәк.


Искәртәбез, 2019 елның 30 апреленддә төнлә Актаныш муниципаль районында (Чөгәнәдә) 1 катлы агач бина янып беткән, анда «1 нче Актаныш урта гомуми белем мәктәбе» МБМУнең башлангыч мәктәбе урнашкан булган.


Татарстан Президенты балаларны якындагы күрше мәктәпкә йөртү өчен транспорт оештырырга кушты. 2019 елның 30 апреленнән 9 укучы 5 км ераклыкта урнашкан гомуми белем мәктәбендә белем алачаклар. Аларны мәктәп автобусында илтәчәкләр.


Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Актаныш муниципаль районында янган мәктәп урынына салыначак яңа бина проектын тиз арада эшләргә һәм расларга кушты.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр