ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: "Республикага һөнәр осталары булган эшчеләр кирәк"

 

Татарстанга станок янында басып, инженерларның идеяләрен чынга ашырырга сәләтле эшче кадрлар кирәк, дип саный ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Ул бу фикерен бүген Казанның П.В. Дементьев исемендәге авиация-техника көллияте базасында узган "түгәрәк өстәл" утырышында белдерде, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.


Казан авиация-техника көллияте  – 85 еллык тарихы булган уку йорты. Көллиятне тәмамлаган атаклы кешеләр арасында 2007-2015 елларда Казан вертолет заводы белән җитәкчелек иткән Александр Лаврентьев,  КАМАЗның  генераль директоры Сергей Когогин, 1983 - 2004  елларда "КМПО" АҖ  генераль  директоры Геннадий Захаров һәм башка бик күпләр бар.


Бүгенге көндә көллият    WorldSkills стандартлары буенча авиа- һәм машина төзелеше өчен кадрлар әзерли  торган ресурс үзәге булып тора. Дәүләт Советы Рәисе  уку бүлмәләрен һәм лабораторияләрне карады, студентлар белән аралашты. Ул аларга үзенең хезмәт юлын 15 яшендә Әлмәт районының Миңнебай газ-бензин заводында токарь булып башлавын әйтте. «Профессиональ инженерлардан тыш, безгә галимнәрнең идеяләрен чынга ашырырга сәләтле әзерлекле эшче кадрлар да кирәк», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.


Ресурс үзәге буйлап экскурсия җирле музейда төгәлләнде. Әлеге музей 2002 елда, көллиятнең 70 еллыгы уңаеннан ачылган. «Соңгы елларда Татарстанда эшче һөнәрләренә игътибар артты. Мондый көллиятләр профессиональ эшче кадрлар әзерләүдә аеруча мөһим роль уйный», - дип сүзен йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин.


Фәрит Мөхәммәтшин көллият укытучыларыннан тәрбия эшчәнлеген ничек алып барулары белән дә кызыксынды. Республика парламенты башлыгы уку йортларында яшьләрне һөнәри осталыкка өйрәтү белән беррәттән илебез өчен гражданнар тәрбияләүне дә онытырга ярамавын искәртте.


Татарстан Премьер-министры урынбасары, республиканың Мәгариф һәм фән министры  Рафис Борһанов республикада 91 һәнәри уку йортында 70 мең студент белем алуын әйтте. 31 урта-һөнәри белем бирү йортында ресурс үзәкләре оештырылган. «Ресурслар үзәге - ул база предприятиясе белән уку йортының бергәләп эшләве. Монда предприятиенең финанс ярдәменнән битәр шефлык, остазлык итү кыйммәтрәк. Яшьләр укып бетергәннән соң үзләренең кайда эшләячәкләрен, прдприятие җитәкчеләре үзләренә нинди эшчеләр киләчәген белеп тора», - диде  Рафис Борһанов.


"Түгәрәк өстәл"гә укытучылар һәм көллиятне тәмамлаучылар, ветеран-педагоглар чакырылган иде. Арада Россиянең һәм Татарстанның аткзанган мөгаллиме, 1971 елдан 1989 елгача Казан авиация техникумы директоры булган  Леонид Фомин да бар иде.  7 апрельдә  аңа туксан яшь тулган. Гомеренең алтмышлап елын  Леонид Фомин әлеге уку йортында республиканың сәнәгать предприятиеләре өчен эшче кадрлар әзерләүгә багышлаган.  


«Легендар шәхес, машина төзелеше тармагы нәкъ аның кебек кешеләр көче белән күтәрелә», - диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм Леонид Фоминга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.  

Очрашу ахырында  Фәрит Мөхәммәтшин 22-27 август көннәрендә Казанда узачак һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатында уңышлар теләде.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр