ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

WorldSkills әләме Иркутскига килеп җитте

 

Кичә WorldSkills әләмен Иркутск шәһәрендә каршы алдылар. Бу – эстафета кысасында ил күләмендә иң соңгы тукталышларның берсе. 15 майда аны Санкт-Петербургта көтәләр.

 

Аннары ул Татарстан районнары буйлап сәфәр кылачак. Билгеле булганча, WorldSkills әләме эстафетасының Россия этабы 2018 елның августында Көньяк Сахалинда башланды. Ул илнең барлыгы 24 төбәгендә булып чыгачак.

 

Эстафетаның соңгы тукталышы исә Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак 45 нче дөнья чемпионаты булачак.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр