ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Россиядә пластик савытлар куллануны тыярга мөмкиннәр 

 

Россия Табигать министрлыгы бер тапкыр гына кулланыла торган пластик савыт-саба сатуны тыярга мөмкин. Бу хакта, ведомство башлыгы Дмитрий Кобылкинга сылтама белән, РИА Новости хәбәр итә. 

 

«Россия Табигать министрлыгы төрле илләр белән бергә әйләнә-тирә мохитнең пычрануын киметү юнәлешендә эшли. Пластик куллануны киметү буенча дөньякүләм тенденцияне хуплыйбыз», – дип билгеләп үтте министр. 

 

Аның сүзләренә караганда, бу тыюны зур сәүдә челтәрләре хуплый инде. «Аңлау һәм кабул итү өчен вакыт кирәк», — дип өстәде Кобылкин.     

 

2021 елга Евросоюз бер тапкыр кулланыла торган пластик савыт-саба сатуны тыя.

 

"Татар-информ"


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр