ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Быел Татарстанда чик аша узу кагыйдәләрен бозган өчен 239 административ эш кузгатканнар.


Татарстанда ел башыннан бирле чик аша узу кагыйдәләрен бозган өчен 239 административ эш кузгатканнар.“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында читтән кайтучыларның нәрсә өчен ешрак тотылуын да әйттеләр.

 

Болар – хәмер, акча һәм корал. Мәсәлән, 18 яше тулганнарга чик аша күп дигәндә 3 литр спиртлы эчемлек алып чыгарга ярый. Тик туристлар еш кына бу хакта онытып җибәрә икән.

 

Быел ялдан кайтучыларның чемоданында моңа кадәр очратмаган, әмма тыелган тагын бер нәрсәгә тап булганнар: ике кеше диңгездән туганнарына күчтәнәчкә мәрҗән алып кайтырга маташкан.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр