ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда "Үлемсез полк" акциясендә 170 мең кеше катнашкан

 

Казанда "Үлемсез полк" акциясен оештыручылардан алынган беренче мәгълүматларга караганда, бүген узган әлеге чарада 170 мең кеше катнашкан.

 

Татарстан башкаласында "Үлемсез полк" акциясе көндезге сәгать өчтә башланды һәм Ирек мәйданыннан Меңъеллык мәйданына кадәр сузылды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әтисенең абыйсы Галимҗан Миңнехановны искә алды. Ул 1941 елның декабрендә яу кырында һәлак булган.

 

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әтисе Шаһишәрип Шәймиевны искә алды. Премьер-министр Алексей Песошин исә акциягә бабасы Владимир Устинович Яковлевның рәсеме белән чыккан иде.

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр