ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Синоптиклар Татарстанда 35 градус эссе булачагы турында кисәтә 

 

Бүген көннең икенче яртысында һәм 13 майда көндез Татарстан территориясендә урыны белән һәм Казанда бик каты эссе булуы көтелә. Һава температурасы 34-35 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә. 

 

11 майда көндез Татарстан башкаласында яңа температура рекорды теркәлгән. «Казан» метеостанциясендә һава температурасы +30,7 градус, «Казан-аэропорт» авиация метеостанциясендә термометр баганалары +30,5, «Казан-Сокол» +31 градуска кадәр күтәрелде. 

 

«Казан шәһәрендә бу көнне алдагы максималь температура +28,6 градус тәшкил иткән. һәм ул 1921 елда теркәлгән», – диелгән хәбәрдә. 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр