ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Бөгелмәдә тепловоз һәм биш буш вагон рельстан чыккан 

 

Бөгелмәдә тепловоз һәм биш буш вагон рельстан чыккан. Бу турыда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

 

«Бүген «Бөгелмә» тимер юл станциясендә Башкортстанга сортларга аеру станциясенә җибәрелгән йөк поезды арткы тәгәрмәч белән рельслардан чыккан. Рельслардан шулай ук биш буш вагон да чыккан», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. 

 

Министрлыкта состав 55 вагоннан торган, шуларның 37се буш, 18е йөк төягән иде, дип билгеләп үттеләр. Әлеге һәлакәт аркасында беркем дә зыян күрмәгән, поездлар хәрәкәтен тоткарлау юк. 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр