ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда бер укучы мәктәпкә пистолет алып килгән

 

Бүген Казанда бер укучы мәктәпкә пистолет алып килгән. Аны бер сәгать эчендә полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

 

Министрлык хәбәренә караганда, бүген көндезге сәгать 11 тулганда 112 хезмәтенә шалтыратып, башкаланың 7нче гимназиясендә укучы бер кызның әти-әниләре куркыныч мәгълүмат җиткерә: аларның сыйныфындагы бер үсмер кулына пистолет һәм пычак белән коралланып, иптәшләрен тотык итеп алган. 

 

Вакыйга урынына тикшерү-оператив төркеме, министрлыкның полиция башлыгы, полициянең оператив эш буенча җитәкче урынбасары юл ала. Сәгать унике тулганда алар үсмерне тоткарлый. Зыян күрүчеләр юк. 

 

Соңыннан ачыкланганча, 17 яшьлек үсмер дәрес башланганда урыс теле кабинетына керә, укытучы урынына утыра һәм кулына пневматик пистолет белән пычак ала. Ул бернинди дә таләпләп куймаган. Хәзерге вакытта аның белән министрлык белгечләре эшли.

 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр