ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанның Иске Татар бистәсендә беренче тапкыр Тукай урамы бәйрәме узачак

 

18-нче май көнне Иске Татар бистәсендә «Музейлар төне» акциясе кысаларында беренче тапкыр Габдулла Тукай урамы бәйрәме узачак. «Иске шәһәр» территориясе префекты Марат Усманов бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында хәбәр иткәнчә, бәйрәмне ачу татар шагыйре музее ишегалдындагы яңа сәхнә мәйданчыгында узачак.

 

Биредә «Фантазия» хатын-кызлар джаз-оркестры чыгышы, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары катнашында әдәби спектакль планлаштырылган, шулай ук Г.Тукай исемендәге филармониянең «Илһамият» клубы артистлары татар халык җырларын һәм бөек шагыйрь шигырьләрен башкарачак.


«Музейда бу көнне күзәтү экскурсияләре, тематик мастер-класслар узачак, ә теләүчеләр өчен 10.00 сәгатьтә Юныс мәйданында «Тукай юлы» дип аталган велотур старт ала. Экскурсиядә катнашыр өчен алдан язылырга кирәк. Шулай ук 12.00 сәгатьтә «Екатерининскийдан Тукай урамына кадәр» дип аталган җәяүле экскурсия оештырылачак, аның барышында урамның тарихы һәм истәлекле урыннары турында сөйләячәкләр», – дип сөйләде М.Усманов.


Казан Мэры Илсур Метшин урам бәйрәмен үткәрү идеясен югары бәяләде, аны көтелмәгән, әмма игътибарга лаек дип атады. «Без Тукай урамы белән генә чикләнмәбез дип уйлыйм. Кызыклы чаралар шәһәр үзәгендә, туристларны җәлеп итәрлек маршрутларда гына узарга тиеш түгел, бөтен шәһәр мәдәни чаралардан кайнарга тиеш», – дип билгеләп үтте ул һәм район администрацияләре башлыкларын алда торган бәйрәмдә катнашырга һәм яңа идеяләр белән бүлешергә чакырды.


Марат Усманов шулай ук июнь аеннан башлап Кабан күле яр буенда шәһәр халкы һәм туристлар яратып өлгергән Water-Film проекты эшли башлаячак, дип өстәде һәм шәһәр халкын әлеге чараларга да чакырды, дип хәбәр башкала хакимиятенең матбугат хезмәте.

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр