ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанга Россия Президенты Владимир Путин килде

 

Бүген Казанга Россия Президенты Владимир Путин килде. Башкала аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, илнең оборона министры Сергей Шойгу һәм башкалар каршы алды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

 

Казанга сәфәре кысаларында Владимир Путин Горбунов исемендәге Казан авиация заводына бара. Дәүләт башлыгы  предприятиене тирәнтен модернизацияләү барышы белән танышачак. Аерым алганда, РФ Президентына аэродром базасын реконструкцияләү, команда-диспетчер пунктын, ангарларны һәм очкычлар өчен ябык туктап тору урыннарын яңарту турында сөйләячәкләр.  


Моннан тыш, Владимир Путинга җитештерү урыннарын техник яктан яңадан коралландыру: җитештерүгә әзерлек цехларын ремонтлау, эретеп ябыштырылучы төеннәр һәм агрегатлар, башка куәтләрне җитештерү турында мәгълүмат бирәчәкләр. Шулай ук завод вәкилләре  автоматлаштырылган проектлауның цифрлы технологияләрен гамәлгә кертү буенча үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәкләр.


Искәртәбез, үткән елның гыйнварында Владимир Путинның КАЗга эш сәфәре барышында 10 данә Ту-160 стратегик бомбардировщик-ракетоносец җитештерүгә контракт имзаланган иде.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр