ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Александр Красных йөзү буенча чемпионнар сериясе этабында ике медаль яулады

 

11-12 май көннәрендә Будапештта йөзү буенча яңа халыкара турнир –  FINA Champions Swim Series ярышының икенче этабы узды, дип хәбәр итә Татарстан Спорт министрлыгының матбугат үзәге.


Турнирда йөзү буенча Россия җыелма командасы составында Татарстан спортчысы Александр Красных чыгыш ясады. Ул ярышларда 2 медаль яулады. Бөгелмә шәһәрендә туып-үскән егет 200 метрга ирекле стиль белән йөзүдә, 1 минут 46,91 секунд вакыт күрсәтеп, икенче булды. Ярышны Литвадан Данас Рапшис отты. Шулай ук Александр 400 метрга ирекле стиль белән йөзүдә өченче булды. Беренче урынны бу юлы да Литвадан Данас Рапшис алды.

 

Ярышларда Олимпия уеннары, дөнья чемпионатлары чемпионнары һәм призерлары, дөнья рекордлары ияләре, FINA дөнья рейтингы лидерлары катнаша.


Хәзерге вакытта Александр Красных һәм Татарстанның тагын бер вәкиле Вероника Андрусенко 12-28 июльдә Кванджуда (Корея Республикасы) узачак Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерләнүләрен дәвам итә.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр