ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан “Россия сулары” Бөтенроссия акциясенә кушыла

 

Теләк булганда, олыбыз да, кечебез дә яраткан елга-күлләребезне саклау эшенә саллы өлеш  кертә ала. Татарстан традициягә кергән “Чиста Идел көннәре” кысаларында киң колачлы экологик марафонга кушыла.

 

2019 елның 15 маенда “Экология” илкүләм проекты кысаларында тәүге тапкыр Адмиралтейск бистәсе территориясендә (Идел елгасының яр буе зонасы) “Россия суы” Бөтенроссия экологик акциясе узачак. Туры элемтә Россиянең биш субъекты – Татарстанны, Волгоград, Ульяновск, Иваново, Тверь өлкәләрен берләштерә.  


Елганың яр буе полосасы территориясен чүп-чардан арындыру, судан пробалар алу планлаштырыла. Чараны оештыручы – Рус географик җәмгыяте (Дмитрий Августович Шиллер) белән берлектә, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы.


Акциядә 250-300ләп кеше катнаша. Алар арасында – Волжск су транспорты дәүләт университетының Казан филиалы студентлары, “Чиста Булачак” яшьләр хәрәкәте активистлары, мәктәп укучылары һәм, гомумән, шәһәрдә яшәүче актив кешеләр.


Узган елда Татарстан территориясендә яр буйларын чистарту акциясендә  2 000 кеше катнашып, барлыгы 3 500 капчык чүп-чар җыелганлыгын искә төшерик. Быел 90нан артыграк су объекты территориясен (1250 чакрымнан артыграк озынлыкта) чистарту күздә тотыла. Башлангыч мәгълүматларга караганда, акциядә 4 500гә якын кеше катнашачак.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр