ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Анатолий Лесун белән очрашты

 

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Анатолий Лесун белән очрашты, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.


Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Татарстан территориясендә, аерым алганда, Казан территориясендә урнашкан тимер юл инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


Очрашуда Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр