ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Мамадыш районында М7 трассасы буенча хәрәкәт ябылган 

 

Мамадыш районында М7 буенча хәрәкәт ике фура белән булган һәлакәт аркасында ябылган. Бу хакта «Волго-Вятск юллар идарәсе» җәмәгатьчелек белән элемтә белгече хәбәр итте. 

 

Мәскәү-Уфа трассасының 937нче  километрында ике зур йөк машинасы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, Чаллы ягына автомобиль юлы буенча хәрәкәт чикләнә. Хәзерге вакытта хәрәкәт каршы як полосада оештырылган, – дип хәбәр иттеләр Россия юллар хезмәтендә. 

 

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүчеләрнең берсе зыян күргән. Ирне баш мие селкенүгә шик белән хастаханәгә озаталар, дип хәбәр итә "Татар-информ". 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр