ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Алинә Заһитовага рульгә утырган өчен штраф салырга мөмкинннәр

 

Фигуралы шуу буенча Олимпия һәм дөнья чемпионы Алинә Заһитовага йөртү таныклыгы булмаган килеш рульгә утырган өчен штраф салырга мөмкинннәр. Бу хакта Удмуртия буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә әйткәннәр.

 

Интернетта татар кызының рульгә утырып машинада баруы сүрәтләнгән видеоязма пәйда булды. Бер караганда, монда гаҗәпләнерлек берни дә юк. Әмма Россиядә автомобиль белән идарә итү хокукы 18 яшьтән генә бирелә. Алинәгә исә 18 май көнне 17 яшь кенә тулды. Җитмәсә, видеоязмада аның машинада иминлек каешын эләктермәгән килеш баруы да күренеп тора.

 

Матбугатта чыккан хәбәрләргә караганда, бу хәл Алинә Удмуртиягә ялга кайткач булган. Хәзер хокук сакчылары вакыйганы тикшерү белән шөгыльләнә. Шуннан соң чемпионга карата нинди җәза биреләсе хәл ителәчәк.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр