ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рәсми Татарстан сайтында «Яшь профессионаллар» VII илкүләм чемпионаты финал этабының ачылу тантанасын карап булачак

 

Рәсми Татарстан сайтында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионаты финал этабының ачылу тантанасы трансляциясе оештырыла. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.


Ярышлар Казанда 21-23 май көннәрендә "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә узачак. 91 копентенция буенча ярышлар оештырыла, шулай ук Future Skills блогында - 23 компетенция. 48 компетенция буенча юниорлар ярыша - WorldSkills Russia Juniors ярышларында катнашучылар. 


Финалда 1513 кеше катнаша, аларның 152 - чит ил студенты, 363 юниор-конкурсант. Эскпертлар - 1274 компатриот. 


Тантаналы чара бүген, 2019 елның 20 май, "Татнефть Арена" боз сараенда кичке сәгать җидедә башлана. 


Карау өчен сылтама - http://tatarstan.ru/press/broadcast.htm


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр