ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда "Cоңгы кыңгырау" бәйрәме урынына гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе уздырачаклар

 

26нчы июньдә Казанда "Соңгы кыңгырау" уңаеннан шәһәр бәйрәме урынына зур чыгарылыш кичәсе уздырачаклар. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов хәбәр итте.

 

Мәгариф идарәсе башлыгы аңлатып узганча, мондый карар имтиханнар алдыннан чыгарылыш сыйныф укучыларының эш ритмнары бозылмасын өчен кабул ителгән. Казан чыгарылыш сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" 23нче һәм 25нче майда узачак мәктәп линейкаларында гына чыңлаячак. «Тугызынчы сыйныф укучылары өчен имтиханнар тапшыру вакыты 24нче майдан, ә 11нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен – 27 майдан башлана», - диде И.Һидиятов.

 

Шәһәркүләм "Соңгы кыңгырау"ны гамәлдән чыгару турындагы карар педагоглар коллективлары, мәктәп директорлары һәм укучылар белән берлектә кабул ителде, диде Казан Мэры Илсур Метшин. «Соңгы кыңгырау" һәр мәктәп кысасында һичшиксез үтәчәк. Тулаем алганда, бу дөрес карар, аларның игътибарын имтиханнардан аермаячакбыз, - диде ул. - Инде тапшырылган имтиханнар нәтиҗәләре буенча без зур матур бәйрәм оештырырга тырышачакбыз».


Быел дәүләт йомгаклау аттестациясендә барлыгы 17 меңгә якын укучы катнашачак, дип хәбәр итә башкала мэриясенең матбугат хезмәте. 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр