ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов РФдә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова белән очрашты

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова белән очрашты, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.


Очрашуда катнашучылар РФдә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең Координацион советы утыршы йомгаклары турында фикер алыштылар, утырыш Казанда узган иде. Чара барышында гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итүнең актуаль проблемалары каралган: һөнәри белемнең һәркем өчен мөмкин булуын һәм сыйфатын арттыру, инвалидларны эш белән тәэмин итү, хезмәт өчен түләү буенча бурычларны түләү мәсьәләләре һәм башкалар турында.

 

Бу көннәрдә Казанда РФ субъектларында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең семинар-киңәшмәсе һәм кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр Советы утырышы узган.    


Очрашуда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары – Эчке сәясәт буенча Татарстан Республикасы Президенты департаменты җитәкчесе Александр Терентьев та катнашты.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр