ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Быел җәй Татарстанда 218 меңнән артык бала лагерьларда ял итә алачак 

 

Быел Татарстанда 218 мең 672 баланы лагерьларда ял иттерү ниятләнә. Алар 1815 ял-сәламәтләндерү оешмасында ял итәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов хәбәр итте. 

 

Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында, 118 стационар лагерь, 9 санатор-курорт ешмасы, чатыр тибында эшләүче 79 лагерь эшләячәк. 1 июньдә 31 сәламәтләндерү оешмасына урнаштыру ниятләнә. 

 

Дамир Фәттахов Кара диңгез ярында 5 мең 750 бала ял итәчәген әйтте. Аерым социаль категория өчен 54 мең 831 бушлай юллама әзерләнгән. 

 

Җәйге ял буенча сораулар белән 293-12-91 номеры буенча Республика ведомствоара комиссиясенең кайнар элемтәсенә мөрәҗәгать итәргә була. Телефон тәүлек буе эшли, дип хәбәр итә "Татар-информ".   


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр