ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Ветеринария идарәсе: Кош гриппы буенча Татарстан имин төбәкләр исемлегендә 

 

Кош гриппы буенча Татарстан Республикасы быел имин төбәкләр исемлегенә кергән. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында ТР Министрлар кабинетының Ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин хәбәр итте.   

 

Аның сүзләренчә, узган ел Россия буенча кош гриппының 82 очрагы теркәлгән. Бу авыру Татарстанның 6 районына да кагылган. "Татарстан быел кош гриппы буенча имин төбәкләр исемлегендә. Шулай ук без әлеге авырудан вакцина да куланмыйбыз. Чөнки бу бик зур нәтиҗә бирми", - диде Габделхак Мотыйгуллин.   

 

Кош гриппын булдырмау өчен, Татарстанда даими мониторинг үткәрелә. Мисалга, быел гына да кош ите һәм йомыркаларны 8216 тапкыр тикшергәннәр.  


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр