ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Экологлар ел башыннан бирле 4178 мөрәҗәгатьне карап тикшергән

 

Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 4178 мөрәҗәгать кергән. Шуның 2567се – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша, дип хәбәр итә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте.

 

Экологлар “Халык контроле” системасы аша 403 мөрәҗәгатьне, WhatsApp, Telegram, Eco.signal элемтә каналлары, “Кайнар линия” телефоны аша 554 хәбәрне карап тикшергән. Гражданнарны шәхсән кабул итүләр барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлеге аша 654 мөрәҗәгать кабул ителгән.

 

Табигатьне саклау законын бозу фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итеп булуын искә төшерәбез:


- (843)267-68-67 телефоны аша;

- eco.signal@tatar.ru электрон почта аша;

- интернет-кабул итү бүлмәсе аша: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша, +79872169779 номерын җыеп;

- “Халык контроле” системасында “Экология” категориясе буенча хәбәр итеп;

- “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр