ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Валентина Матвиенко Фәрит Мөхәммәтшинны туган көне белән котлаган

 

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга 72 яшь тулды. Татарстан парламенты башлыгын туган көне белән Россия Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко котлаган.

 

“Сез, тәҗрибәле һәм компетентлы дәүләт эшлеклесе, талантлы һәм максатка омтылышлы җитәкче буларак, Татарстанның эзлекле үсешен законнар белән тәэмин итү, аның зур социаль-икътисади мөмкинлекләрен эшкә җигү өчен бик күпне эшлисез”, – диелә, аерым алганда, котлауда. – Эшчәнлегегезнең алга таба да республика мәнфәгатьләренә, халыкның тормышын яхшыртуга хезмәт итүгә юнәлдереләчәгенә иманым камил”.

 

Фәрит Мөхәммәтшин инде чирек гасырдан артыграк дәвердә Татарстан парламенты “рулендә” – биш чакырылыш дәвамында республика Дәүләт Советына җитәкчелек итеп килә.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр