ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

  Саба WorldSkills һәм WorldSkills Kazan 2019 әләмнәрен кабул итте

 

Саба районының быелгы  Сабан туе WorldSkills һәм WorldSkills Kazan 2019 әләмнәрен кабул итү белән дә аеруча нык истә калды, дип яза "Саба таңнары".

 

"Хөрмәтле сабалылар! Бүген сезгә WorldSkills әләмен олылау тантанасында катнашу өчен уникаль мөмкинлек бирелә. Алкышлыйк әле барыбыз да", – диде бәйрәмне алып баручы. Чараны оештыру комитеты вәкилләрен район чигендә яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, "Яшьлек" мәдәни-спорт үзәге директоры Динар Маканов каршы алды.

 

Әләмнәр исә шунда ук WorldSkills чемпионатында катнашкан Саба аграр көллияте студентлары кулына күчте. Сабантуй мәйданына кергәч, флаглар һәр оешма-предприятиедән билгеләнгән вәкилләр эстафетасыннан үтте. Район башлыгы Рәис Миңнеханов милли бәйрәмебездә WorldSkills әләме эстафетасы узуын зур дәрәҗә, киләчәктә дә олы ышаныч буларак бәяләде.

 

"Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс, дигәннәр бабаларыбыз. Һөнәрле кеше – ул бай кеше. WorldSkills кысаларында Һөнәрле кешегә игътибар нык арта. Бу өлкәдә районыбызда балалар бакчаларынннан башлап, зур эшләр башкарылды.

 

Казанда 22-27 август көннәрендә узачак 45 нче WorldSkills Эшче һөнәрләр дөнья чемпионатын исә мөмкинлек булганда барып күрергә кирәк. Моның өчен аэропорт янында зур биналар төзелде. Бигрәк тә моны киләчәгебез булган балалар күрергә тиеш",– диде ул һәм WorldSkills Kazan 2019 әләменә Саба гербын беркетте.

 

Оештыру комитеты тарафыннан аңа чемпионат флаглары эстафетасында катнашучы сертификаты тапшырылды, диелә "Татар-информ" хәбәрендә. 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр