ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

 

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рособоронэкспорт» башлыгы Александр Михеев, шулай ук Россия Тышкы эшләр министрлыгының кайбер чит илләр илчеләре белән очрашырга планлаштыра. Анда «Россия — Ислам дөньясы» төркеме эшчәнлеге турында хәбәр ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иткән. 

 

Рөстәм Миңнехановның «Рособоронэкспорт» АҖ генераль директоры белән очрашуы көннең беренче яртысына планлаштырыла, - диделәр матбугат хезмәтендә.

 

Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Мәскәүгә барачак. Анда Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы бинасында чит дәүләтләрнең гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчеләре өчен «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме презентациясе узачак. 

 

«Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме 2006 елда Евгений Примаков һәм Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә, Россия Федерациясе күзәтүче буларак Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кушылганнан соң оештырыла. Рөстәм Миңнеханов төркемне 2014 елдан Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча җитәкли.

 


 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр