ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Superjob сервисы чыгарылыш кичәләренә күпме акча тотарга икәнен исәпләп чыгарган

 

Ата-аналарга балаларының чыгарылыш кичәләре күпме сумга төшәчәк, Superjob сервисы шуны исәпләп чыгарган.

 

9 сыйныфны тәмамлаучы ир-егетләрне киендерү якынча 8 мең 800 сумга төшәчәк. Кызлар исә арзанракка киенәчәк: күлмәкләр 8 мең 400 тирәсе. Ир-егет үстерүче ата-аналарның 1/3-е малайларына бу бәягә костюм алмаячагын әйткән. 19 процент ата-аналар кызлары өчен күлмәккә акча сарыф итмәячәк. 

 

11 сыйныф чыгарылышларын киендерү кыйммәткәрәк төшәчәк. Әти-әниләр егетләр костюмын 16 мең, кызларга 15 мең 500 сумга күлмәк алырга мәҗбүр. 

 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр