ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

 

Түбән Камада 3 яшьлек малай ваннада батып үлгән



Фаҗига 20 майда Түбән Кама шәһәре Корабельная урамындагы бер йортта булган. Баланы әтисе юындырган. Берничә минутка ул кухняга китеп барган. Бу вакытта әни кеше башка бүлмәдә кечкенә кызы белән булган. Малай әнә шул арада үлгән дип фаразлана. Аны терелтергә тырышу нәтиҗә бирмәгән.

 

Малай церебраль паралич белән авырган, бары тик үрмәләп кенә йөри алган, дип хәбәр итә ntrtv.ru. Әлегә тикшерү алды чаралары үткәрелә.

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр